Сарман муниципаль районында 1 августка кадәр Җәлил бистәсендәге Җиңүнең 30 еллыгы урамының 4 нче йортыннан («Девон» кафесы) 6 нчы йортына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылган. Бу чорда биредә ремонт эшләре планлаштырылган.
Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.