Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 2 см га кимегән һәм 52,6 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,33 м, 5 см га арткан.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 118 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5484 кеше килгән, 6624 пассажир киткән.

3 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Иртән һәм көндез яңгыр, кайбер районнарда яшенле. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Температура: 12-17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International