Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Бөгелмәдән Нарьян-Марга рейс ача

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның җәйге сезонында «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе туры рейс белән Ненец автономияле округын Татарстан Республикасы белән тоташтырачак.

3 июньнән авиакомпания Бөгелмә – Нарьян-Мар – Бөгелмә маршруты буенча яңа рейс башкара башлый. Рейс дүшәмбе көннәрендә 50 урынлы Bombardier CRJ-200 самолетларында башкарылачак. Җәдвәл буенча, борт Татарстаннан 14:10 оча, юл вакыты 2 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Нарьян-Мардан Бөгелмәгә 17:30 сәгатьтә оча.

Билет бәясе, авиакомпания сайтында сатып алынган очракта, бер якка 5 590 сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Бөгелмә аэропортыннан Мәскәү, Нижневартовск, Сургут, Усинск, Ноябрьск һәм Яңа Уренгой шәһәрләренә рейслар башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International