452/451 нче Адлер-Ижевск поездын билгеләү сәбәпле, 6 июньнән 6749/6750 нче Ижевск-Түбән Кама шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.
Ижевск станциясеннән поезд 17.00 сәгатьтә (гамәлдәге җәдвәлдән 28 минутка соңрак) китә, үзгәреш алга таба хәрәкәт итү барышында барлык тукталыш пунктларына кагылачак. Түбән Кама станциясенә 21.21 килә (гамәлдәге җәдвәлдән 47 минутка соңрак). Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.