Россия Президенты Владимир Путин Россия аэропортларына атаклы Россия кешеләре исемнәрен бирү турындагы указга кул куйды.
Хәзер «Казан» халыкара аэропорты бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртәчәк, «Бигеш» аэропорты — «Түбән Кама нефть химиясе» җитештерү берләшмәсе директоры, СССРның химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исемен йөртәчәк.
Халыкара һәм федераль дәрәҗәдәге 45 Россия аэропорты өстәмә исемнәр алды.
Тиешле указ кул куелган көннән, 31 майда, үз көченә керде.
Россия аэропортларына атаклы ватандашларның исемнәрен бирү өчен тавыш бирү «Россиянең бөек исемнәре» конкурсы кысаларында узды. 4 декабрьдә конкурста тавыш бирүгә йомгак ясалды.