Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 396 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 207 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. 299 мең тонна тоз-ком катнашмасы, 7 мең тоннадан артык тоз һәм 2 мең тоннадан артык тоз катнашмасы тотылды.
Боз кичүләре гадәти режимда эшли:
- Яшел Үзән - Түбән Карамалы, тәүлек буе эшли, транспортның массасы 3,5 тоннага кадәр, бозның калынлыгы 42 см.
Аракчино - Югары Ослан тәүлек буе эшли, транспортның массасы 3,5 тоннага кадәр, бозның калынлыгы 55 см.
- Покровское авылы - Кызыл ачкыч бистәсе, тәүлек буе эшли, транспортның массасы 3,5 тоннага кадәр, бозның калынлыгы 42 см.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдәге юлларда хәл торышы тотрыклы.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе хезмәт күрсәтүче (843)291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.