"Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 4 мартта концерт булу сәбәпле шәһәрара Казан - Аэропорт - Казан маршруты буенча өстәмә поездлар җибәрү каралды:
7602 номерлы Казан-Аэропорт поезды Казаннан 17.58 сәгатьтә кузгалып Аэропорт станциясенә 18.20 сәгатьтә килеп җитәчәк;
7601 номерлы Аэропорт - Казан поезды Аэропорт станциясеннән 22.00 сәгатьтә кузгала, Казан станциясенә 22.20 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Поездлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар турында тулырак мәгълүматны:
- 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе);
https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;
- «Россия тимер юллары Пассажирларга» мобиль кушымтасында;
- кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.