Автомобиль йөртүчеләргә тимер юлларны кичү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның февралендә Горький тимер юлы хезмәткәрләре республикада тимер юлларны кичү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик рейдлар уздырдылар.

Тимер юлчылар Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә кагыйдәләрне искә төшерделәр һәм 120 автомобиль йөртүчегә тематик стикерлар тараттылар.

Кисәтү һәм аңлатмалар үткәрү чаралары Свияжск - Ходяшево һәм Восстание станциясендә урнашкан тимер юл киселешләрендә үткәрделәр.

Тимер юл белгечләре һәм юл хәрәкәте хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне тимер юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга чакыралар. Ашыгу аяныч хәлләргә китерергә мөмкин, сак булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International