Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
Лаеклы бүләкләрне Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов һәм «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Данилов тапшырды.