ТР Транспорт министрлыгында республикада таксопарклар эшчәнлеген легальләштерү турында фикер алыштылар

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясендә таксомотор паркын рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов, Мәскәү шәһәреннән «Такси үсеше буенча иҗтимагый совет» автоном коммерцияле булмаган оешма рәисе Ирина Зарипова, «Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе урынбасары Наил Исламов, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Виталий Кондратьев һәм республиканың эре таксомотор компанияләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә шулай ук транспорт чараларының газ-мотор җиһазларын теркәү өчен рөхсәт бирү, Татарстан территориясендә «Россиядә иң яхшы такси йөртүче - 2022» һөнәри осталык конкурсының төбәк этабын үткәрү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International