6 март "Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгында "Зөя утрау-шәһәрчеге коймак бәйрәме" фестивале узачак. Кунакларга бәйрәмгә бару уңайлыгы өчен "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе Казан - Свияжск станциясе - Казан маршруты буенча өстәмә поездлар билгели.
Свияжск станциясеннән Зөя утрау-шәһәрчегенә кадәр уңайлы автобуслар йөриячәк, аларның расписаниесе шәһәрара поездлар расписаниесенә тәңгәл китерелгән.
6001 номерлы поезд Казан станциясеннән 8.58 сәгатьтә китәчәк һәм Свияжск станциясенә 10.15 сәгатьтә киләчәк. Автобус Зөя утрау- шәһәрчегенә станциядән 10.25 сәгатьтә кузгала.
6355 номерлы поезд Казаннан 10.27 сәгатьтә китә һәм Свияжск станциясенә 11.44 сәгатьтә килеп җитәчәк. Автобус 11.55 китәчәк.
- Зөя утравыннан станциягә кадәр автобус 14.00 сәгатьтә китә. 6006 номерлы поезд Свияжск станциясеннән 14.30 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 15.44 сәгатьтә киләчәк.
- Зөя утравыннан станциягә кадәр автобус 16.10 сәг. кузгала. 6358 номерлы поезд Свияжск станциясеннән 16.43 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 17.58 сәгатьтә киләчәк.
Шәһәрара поездга алынган билетны күрсәт очракта автобус бәйрәмнән кайтканда бушлай булачак. Шәһәрара поездларда төбәк һәм федераль ташламалар гамәлдә.
Тулырак мәгълүматны 8(937)6250498 яки 8(917)8637068 телефоны буенча алырга мөмкин.