Татарстанда «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы салына

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм «Автострада» АҖ арасында  «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын булдыру һәм эксплуатацияләү турында имзаланган концессион килешү кысаларында Татарстан Республикасында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы салына.  

Объектның 1 этабында 0 чакрымнан алып 43,2 чакрымга кадәр өлешендә төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә. Әлеге төзелеш чаралары агымдагы елның юл эшләре программасында каралган федераль бюджетның финанс чаралары хисабына уздырыла.

Юлның гомуми озынлыгы 145 чакрым тәшкил итәчәк.  Автомобиль юлы беренче «А» техник категориясенә караячак һәм сызык белән бүленгән дүрт хәрәкәт итү полосасыннан торачак. 

Проектны «Татдорпроект» институты» АҖ, «СМП-Нефтегаз» АҖ һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль подряд оешмасы башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International