Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5) автомобиль юлын төзү өчен инертлы материаллар белән тәэмин итү мәсьәләсе турында киңәшмә узды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5) түләүле автомагистрален төзү өчен инертлы материаллар җибәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

 Чара ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар «Шәле (М-7) - Баулы (М-5) автомобиль юлын төзү өчен инертлы материаллар кайтаруны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

"Главтатдортранс" ДКУ директоры Эдуард Данилов һәм подрядчы оешма вәкилләре автомагистраль төзү өчен ком һәм комлы-вак таш катнашмасын әзерләү турында хәбәр иттеләр. Чара нәтиҗәләре буенча министр материаллар белән тәэмин итү өлкәсендә эшне көчәйтү буенча йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International