Азнакай-Ютазы-М-5 автомобиль юлын ремонтлау сәбәпле Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында 34,8 чакрым - 39,7 чакрым участокта транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр 2022 елның 15 августыннан 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Сәфәр өчен Ютазы - Яңа-Юл, Иске Урыссу - Кече Урыссу, Югары Стәрле - Каразирәк - Урыссу гомуми кулланыштагы автомобиль юллары тәкъдим ителә.
“Казан - Ульяновск” - Татар Борнашы участогында (0,05 чакрымнан 6,79 чакрымга кадәрге юлда транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча ябу 2022 елның 20 сентябренә кадәр озайтылды.https://mindortrans.tatarstan.ru/index.htm/news/2093996.htm
Сәфәр өчен федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» һәм Р-241 «Казан-Буа-Ульяновск» гомуми кулланылыштагы юллар тәкъдим ителә.