Актаныш районында “Актаныш - Пучы” - Бүләк автомобиль юлы вакытлыча ябыла

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

5 августтан Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Актаныш - Пучы”-Бүләк автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Бу төзекләндерү эшләренә бәйле, 5,1 чакрымнан 9,9 чакрымга кадәр юл озынлыгында капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Транспорт хәрәкәтен туктату  2022елның 30 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Машина йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен Такталачык торак пункты аша Авзал һәм Кооператив урамы, шулай ук Актаныш - Пучы, «Актаныш-Пучы»-Татар Суксуы, Төбәк-Татар Ямалы һәм «Актаныш - Пучы» -Бүләк гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары тәкъдим ителә.

 Әйләнеп узу өчен транспорт хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International