Татарстан Республикасында 81,7 чакрымнан 82 чакрымга кадәр 0,3 чакрым озынлыктагы Казан - Шәмәрдән автомобиль юлында ремонт эшләре тәмамланды. Юлны төзекләндерү «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында оештырылды.
Агымдагы елда әлеге автомобиль юлында тагын ике җирдә төзекләндерү эшләре алып барылды: республиканың Питрәч муниципаль районында (23,6 чакрымнан 25,2 чакрымга кадәр) һәм Саба муниципаль районында (86,6 чакрымнан 88,6 чакрымга кадәр) юл өлеше ремонтланды.
Казан - Шәмәрдән региональ юлының өч җирендә дә реконструкция эшләре «Татавтодвор» АҖ подряд оешмасы тарафыннан тулысынча башкарылды. Хәзерге вакытта барлык объектлар да файдалануга тапшырылды.