Казаннан Түбән Новгород шәһәренә беренче электр поезды җибәрелде

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген "Казан-1" тимер юл вокзалыннан иртәнге 05:10 сәг. беренче электр поезды Казан - Түбән Новгород маршруты буенча китте.

Вокзал территориясендә яңа маршрутны җибәрү уңаеннан Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм «Содружество» АҖ генераль директоры Азат Әхмәтшин катнашында тантаналы чара узды.

"Әлеге электр поезды өч төбәктә яшәүчеләргә актив аралашырга, шәхси, эшлекле, экскурсия сәфәрләре кылырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде Фәрит Хәнифов. Шулай ук транспорт министры тимер юлчыларга поездлар составын югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Билгеләп үтик, Казан - Түбән Новгород поезды дүрт вагоннан тора һәм 400 кешене сыйдыра.

Бүген Казаннан беренче рейста 140 кеше китте. Поезд көн саен Казаннан 05:10сәг китәчәк һәм Түбән Новгородка 11:30га киләчәк, Казанга кире 16:08 сәг китәчәк һәм Татарстан башкаласына 22:28 сәгатьтә киләчәк. Юлда вакыт 6 сәг 20 минут дәвам итә.

Тантанада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тимер юл хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, Мактау граматалары тапшырды.

Пассажирларга хәерле юл телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International