"Казан" аэропортының яңа чит ил партнёры - Southwind Airlines авиакомпаниясе Антальяга авиаочышларны башлады. Авиация традициясе буенча беренче рейс махсус тантана белән каршыланды: җиргә төшкәннән соң һава судносы, янгын сүндерү машиналарының брандспойтлары ярдәмендә, руль юлындагы су күпере астыннан үтте.
Әлеге юнәлеш буенча рейслар атнага ике тапкыр Airbus һава судноларында түбәндәге график буенча үтәләчәк:
- пәнҗешәмбе көнне Казаннан 23:55 сәг;
- якшәмбе көннәрендә Казаннан 22:00 сәг.
Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин. Очуның озынлыгы якынча 5 сәгать тәшкил итә.
Программа октябрь ахырына кадәр планлаштырылган. Турларны сатып алу мәсьәләләре буенча туроператорларга һәм турагентлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.