«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау, шул исәптән «Минзәлә - Рус Караны - Тугаш» автомобиль юлын ремонтлау, 5,4 км озынлыктагы участокта 20,0 км дан алып 25,4 км кадәр ремонт эшләре башкарыла.
Бүгенгә «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалы тарафыннан юл өслегенә салкын регенерация ысулы белән нигез салу, төп юлда, юлдан төшү урыннарында суүткәргеч торбалар салу эшләре башкарылды һәм өслекнең аскы катламын салу эше тәмамланды.
2022 елда югарыда күрсәтелгән чараларны үткәрү өчен үзләштерүгә лимит 153 млн сумнан артык тәшкил итә.