Актаныш автомобиль юлында капиталь ремонт төгәлләнде

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында 21 чакрымнан 23,4 чакрымга кадәрге юл өлешендә «Түке - Татар Ямалы» автомобиль юлына капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Әлеге автомобиль юлы IV техник категориягә керә. Яңартылган участокның озынлыгы 2,431 чакрым тәшкил итә.

Объектта капиталь ремонт агымдагы елда юл эшләре программасында каралган чаралар кысаларында ясалды. Проектлаучы - "Яңа Град" ҖЧҖ, генераль подрядчы оешма - "Татавтодор" АҖ.

Яңалыкларны телеграм-каналда карап барыгыз: https://t.me/mindortrans_rt  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International