Чын күңелдән Сезне Төзүчеләр көне белән котлыйм! Бу көн һөнәри бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора, чөнки төзүче һөнәре авыр эш нәтиҗәләренә әзербулучыларның тормыш рәвешенә әверелә.
Безнең республикада барлыкка килгән барлык яңа төзелешләр - торак йортлар, юллар, төзекләндерелгән ишегаллары, инфраструктура үсеше - барысы да Сезнең тырышлык белән булдырыла, шул рәвешле гражданнарның уңайлы һәм төзек тормышы өчен шартлар тудырыла. Сез кешеләрнең хыялларын чынбарлыкка ашырасыз, гаилә учагына нигез саласыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз алга таба да безнең төбәктә яшәүчеләргә хезмәт итсен!
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, яңа казанышлар, һөнәри уңышлар, тотрыклылык, чәчәк ату, барлык ниятләрне һәм фикерләрне тормышка ашыру өчен көч һәм энергия телим!
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Татарстан Республикасы
Ф.М. Хәнифов