Бүген Бигеш аэропортыннан Тобольск шәһәренә беренче даими рейс күтәрелде

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бигеш мәйданында авиалайнерны су күпере белән каршы алдылар, ә терминалда рейска беренче теркәлүче пассажирга "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясеннән сертификат һәм Бигеш аэропортыннан бүләкләр тапшырдылар.

Тобольск шәһәренә даими рейслар атна саен уңайлыклары булган 50 пассажир сыешлы Канада Bombardier CRJ-200 самолетларында пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

Бигештән самолёт 10:15 сәг. күтәрелә, Тобольск шәһәренә 09:20 сәг. килеп төшәчәк. Очу вакыты 1 сәгать 55 минут тәшкил итәчәк.

Билетларны uvtaero.ru авиакомпаниясе сайтында яки www.nbc.aero аэропорт сайтында сатып алырга була.

Рейслар региональ авиаочышларны субсидияләү программасы кысаларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International