ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә 1,46 км озынлыктагы «Чаллы - Водозабор» автомобиль юлы реконструкцияләнде. 


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Казанда Короленко урамындагы юл өлешен ремонтлау эшләре төгәлләнде. Эшләр Ямашев проспектыннан алып Черноморская урамына кадәр 730 м озынлыктагы юл аралыгында башкарылды.

Башкортостан Республикасы территориясендә урнашкан Ык елгасы аша салынган күпернең авария хәлендә булу сәбәпле Урыссу - Октябрьский автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты, бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген "Учи.ру" мәгариф платформасында "Имин юллар" Бөтенроссия олимпиадасы старт алды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына онлайн-тест 2022 елның 20 ноябренә кадәр барачак

30 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортыннан Nordwind авиакомпаниясе тарафыннан Иркутск һәм Новокузнецкка рейслар җибәрелде.


30
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Транспорт инфраструктурасының роле сыйфатлы, ышанычлы һәм имин автомобиль юлы безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Сезнең эшегез гражданнар өчен дә, безнең республика икътисады өчен дә мөһим һәм кирәкле булып кала бирә. Көн саен, рейсларга чыккач, сез яшәү темпын бирәсез: меңләгән пассажирны өзлексез ташуны башкарасыз, йөк һәм багаж ташуны тәэмин итәсез, һәм иң мөһиме, мобильлекне һәм имин хәрәкәтләнүне тәэмин итәсез. Бүген төбәгебез транспортчыларының үсеп килүче буынына салган, ярдәм иткән һәм осталыгын тапшырган ветераннарга аеруча рәхмәт белдерәм.


 


29
октябрь, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе кичә Үзбәкстан Републикасына өч көнлек визитын төгәлләде.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Рәфкать Кантюков, генераль директорның беренче урынбасары - «НОВАТЭК-СПГ Топливо» ҖЧҖ баш инженеры Артур Газиҗанов, юл-төзелеш, транспорт оешмалары һәм компанияләре вәкилләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашты.

28 октябрьдән Түбән Новгород белән Казан арасында өстәмә тизләтелгән электропоезд Чуаш Республикасында Вурнар станциясендә тукталыш ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International