Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты, бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Ак Барс» судно төзелеше корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.
Очрашуда сүз транспорт тармагын, шул исәптән суднолар төзелешен үстерү турында барды. Елга транспортының торышы, пассажир елга ташулары, башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе вәкилләре продукция турында кыскача мәгълүмат бирделәр.