Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе кичә Үзбәкстан Републикасына өч көнлек визитын төгәлләде.
Үзбәкстан «Главтатдортранс» ДКУ, «Татнефтедор» ААҖ, «Автодор» ДК, «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ вәкилләре һәм Татарстанның башка эре юл-төзелеш оешмалары белән танышты. Делегациягә республиканың 13 оешмасы вәкилләре керде.
Визит кысаларында Транспорт министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, Юл төзелеше комитеты һәм Үзбәкстан Сәүдә-сәнәгать палатасының Юл төзелеше комитеты, шулай ук Үзбәкстан һәм татар диаспорасы бизнес-бергәлеге белән очрашулар үткәрелде. Шулай ук Ташкент шәһәрендә төзелә торган юл объектларында һәм ясалма корылмаларда булу белән юл тармагы җитәкчеләре белән күпсанлы очрашулар оештырылды.
Визит нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан Республикасы юл тармагы министрлыгы һәм ведомстволары җитәкчелегендә Казанга юл төзүчеләре делегациясенең эш күләме һәм проект документациясе белән танышу өчен килүе турында килешүгә ирешелде.