30 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортыннан Nordwind авиакомпаниясе тарафыннан Иркутск һәм Новокузнецкка рейслар җибәрелде.
Иркутскига (Иркутск өлкәсе) рейслар:
- пәнҗешәмбе көнне Казаннан 23:35 сәгатьтә, аэропортка килү 09:15 сәгатьтә;
- якшәмбе көннәрендә Казаннан 23:30 сәгатьтә очып китә, аэропортка 09:05 сәг килеп төшә.
Казаннан Иркутскига очышның озынлыгы 4,5 сәгать тәшкил итә. Иркутск өлкәсендә вакыт Мәскәүнекеннән 5 сәгатькә алда йөри.
Новокузнецкка (Кемеров өлкәсе) рейслар:
- сишәмбе көннәрендә Казаннан 2:00 сәгатьтә очып китә, аэропортка 09:30 килеп төшә;
- шимбә көннәрендә Казаннан 01:45 сәг. очып китә, аэропортка 09:15 сәг килеп төшә.
Очуның озынлыгы 3,5 сәгать тәшкил итә. Кемеров өлкәсендә вакыт Мәскәүнекеннән 4 сәгатькә алда йөри.
Билетларны аэропортның рәсми сайтында һәм "Казан" аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.