Казанда Короленко урамындагы юл өлешен ремонтлау эшләре төгәлләнде. Эшләр Ямашев проспектыннан алып Черноморская урамына кадәр 730 м озынлыктагы юл аралыгында башкарылды.
Проект документларын «ВОЛГАПРОЕКТСТРОЙ» ҖЧҖ төзеде, заказчы - «Главтатдортранс» оешмасы.