Бүген "Учи.ру" мәгариф платформасында "Имин юллар" Бөтенроссия олимпиадасы старт алды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына онлайн-тест 2022 елның 20 ноябренә кадәр барачак. Чараны РФ Транспорт министрлыгы, РФ Эчке эшләр министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгы һәм "Милли өстенлекләр" АКБО белән берлектә оештыра.
Олимпиадада 1-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Чара йомгаклары буенча барлык катнашучылар да сертификатлар, ә җиңүчеләр грамоталар һәм дипломнар алачак.
Тулырак мәгълүмат белән миллипроектлар.рф сайтында танышырга була.