28 октябрьдән Түбән Новгород белән Казан арасында өстәмә тизләтелгән электропоезд Чуаш Республикасында Вурнар станциясендә тукталыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Новгородтан поезд көн саен 05:10 га китә һәм Казанга 11:30 килә. Кире юнәлештә ул 15:50 сәгатьтә китә һәм Идел буе башкаласына 22:10 сәг килә.
Әлеге юнәлнштә Арзамас-2, Сергач, Пильна, Княжиха, Шумерля, Вурнар, Канаш, Свияжск һәм Яшел Үзән станцияләрендә тукталышлар каралган.
Билетларны "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында һәм шәһәрара кассаларында сатып алырга мөмкин.