Башкортостан Республикасы территориясендә урнашкан Ык елгасы аша салынган күпернең авария хәлендә булу сәбәпле Урыссу - Октябрьский автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Чикләүләр ремонт эшләре тәмамланганчы дәвам итәчәк.
Сәфәр өчен Азнакай - М-5, Урыссу - Октябрьский - Әбсәләм - Уба, Әбсәләм - Александровка гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары тәкъдим ителә.