ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

2025 елда Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында автомобиль юлларын һәм күперләрне норматив хәлгә китерүне гамәлгә ашыруга федераль бюджет акчаларыннан 7 млрд сум каралган.


31
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстанда түләүле юлларны файдалануга тапшыру һәм 2024 елда юл-төзелеш сезоны нәтиҗәләре турында» дигән темага брифинг узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы урынбасары Алмаз Галиев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлев, «Оптима-технологияләр» ҖЧҖ директоры Рөстәм Рәфиков, «Бердәм оператор» ҖЧҖ генераль директорының эксплуатацияләү буенча урынбасары Дмитрий Панфилов катнаштылар.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Бүген ул Татарстаннан өч баланың яңа ел хыялларын тормышка ашырды.

2024 елның гыйнвар-ноябрендә Казанның вокзал комплексларыннан ерак араларга йөрүче һәм шәһәр яны поездлары белән якынча 2,7 млн пассажир киткән.

3 гыйнвардан пассажирларга уңайлы булсын өчен өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Вознесенск трактының түләүле участогы рәсми ачылганнан соң, 26 декабрьдә 12:00 дән 24:00 гә кадәр трасса буйлап 20 мең 347 автомобиль узды.


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Тантанада видеоконференцэлемтә аша Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел азагында Татарстанның юл инфраструктурасында яңа автомобиль юллары эшли башлады. Икътисадый кыенлыкларга карамастан, республика гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм автомобильчеләрнең йөрү уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән әһәмиятле транспорт объектларын уңышлы файдалануга тапшыра.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында «Содружество» ППК шәһәр яны поездлары гамәлдәге график нигезендә ял көннәрен күчерүне исәпкә алмыйча йөриячәк.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Россия Федерациясе сенаторы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламент һәм оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча 9нчы эшче төркем утырышы булды. Видеоконференцэлемтә буенча чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International