Горький тимер юлы хезмәткәрләре ЮХИДИ вәкилләре белән берлектәТатарстан Республикасында "Игътибар, күченү!" профилактик акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты - тимер юл инфраструктурасында автотранспорт чаралары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау.
Чаралар Казанда да, Татарстанның Яшел Үзән һәм Биектау муниципаль районнарында да тимер юл кичүләрендә узды. Магистраль хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге һәм хәрәкәт итүче состав белән бәрелешү нәтиҗәләре турында искә төшерделәр, тематик белешмәләр өләштеләр.
Республиканың Биектау районының 812 км тимер юл кичүендә акциягә 2 нче мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды да кушылды. Балалар тимер юлчылар белән берлектә мәгълүмати материаллар тапшырдылар һәм машина йөртүчеләрне юл аша үткәндә игътибарлы һәм сак булырга өндәделәр.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел башыннан магистраль кичүләрендә поездлар белән 7 автомобиль бәрелеше булган, шуларның 2се Татарстан Республикасында. Барлык очракларда да тимер юлларны кичкәндә транспорт йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпче булган.