ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан башкаласында Хөсәен Ямашев проспектына (Адоратский урамыннан алып Яңа Савин районында өченче транспорт дамбасына кадәр аралыкта) 0,3 км озынлыкта һәм 5 полоса киңлектә капиталь ремонт ясалды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылды.

2025 елда Казан – Йошкар-Ола маршрутында йөз меңенче пассажир Марий Эл башкаласында яшәүче Илья Мочалов булды. Егет еш кына шәһәр яны поездларыннан Казанга барып кайту өчен файдалана, сәфәрнең тизлеген һәм онлайн-билетлар алу мөмкинлеген яхшы булуны билгеләп үтә.


3
август, 2025 ел
якшәмбе

Тимер юл транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!


1
август, 2025 ел
җомга

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 августтан 6751/6753 Казан – Ульяновск һәм 6749 Казан - Борындык шәһәр яны поездларына Студенцы тукталышлары кертелде. Буа станциясеннән Цильна станциясенә кадәр участокта поезд үзгәртелгән расписание буенча барачак.

Тимер юлчылар көне алдыннан хатын-кыз машинист ярдәмчесе Юлия Усманова Казан моторвагон депосында эшли башлады һәм Казан – Аэропорт маршруты буенча мөстәкыйль рейс ясады. Ул Татарстан башкаласында мондый вазыйфада беренче хатын-кыз булды.

Горький магистрале хезмәткәрләре 2025 елның 1 августыннан 3 августына кадәр Казанда Тимер юлчылар көненә багышланган бәйрәм чаралары оештыралар.


31
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында оешмаларда эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатларында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәре Яңа Савин районында 0,7 км озынлыктагы һәм 2 полосалы Воровский урамы (Фатыйх Әмирхан урамыннан Адоратский урамына кадәр) ремонтланды.


30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Горький тимер юлы терминаллары 2025 елның гыйнвар-июнендә 2 млн тоннадан артык йөк эшкәрткән, шуларның 351,4 мең тоннасы - Тихорецкаяда.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда юл-урам челтәрен модернизацияләү буенча масштаблы программа старт алды. ТР башлыгы карары буенча әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 20 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Аның кысаларында республикада асфальт-бетон өслекле (43 объект), күчеш тибындагы өслекле (43 объект) автомобиль юлларына, торак пунктларның урамнарына һәм машина юлларына (43 объект) капиталь ремонт ясала, шулай ук Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә юл-урам челтәренә капиталь ремонт ясала (348 объект). Бүгенгә юл-урам челтәре программасы буенча эшләр 51% ка үтәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International