Татарстанда илкүләм проект буенча 200 км автомобиль юллары ремонтланды

2025 елның 15 ноябре, шимбә

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы проектлар 2025 елда гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә илкүләм проект буенча барлык планлаштырылган объектларда юл өслеген төзекләндерү 100% ка үтәлгән.

Объектларның гомуми озынлыгы 200 км дан артык, эшләр суммасы - 14,2 млрд сум, шуларның 7,1 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Проектны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре булып шәһәр агломерацияләре, төбәк һәм җирле юллар челтәре тора.

Казан агломерациясендә агымдагы елда гомуми озынлыгы 21,8 км булган автомобиль юллары ремонтланган, шулардан 7 км – Казан шәһәренең урам–юл челтәре.

Яр Чаллы агломерациясендә 11,3 км автомобиль юллары ремонтланган. Яшьлек Проспекты (Тынычлык проспектыннан алып Чулман Проспектына кадәр өлеш) шәһәр өчен әһәмиятле объект булды.

Түбән Кама агломерациясендә 2,99 км автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалган. 

Ремонтланган төбәк юлларының озынлыгы 164,7 км тәшкил итә. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында Казан – Йошкар–Ола – Олы Күлбаш – Дөбъяз, Балтач муниципаль районында Арбор – Шишинер һ. б. автомобиль юллары участоклары.

«Республикада "Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проекты кысаларында юлларны ремонтлау мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Гамәлгә ашырыла торган чаралар халыкның тормыш сыйфатын күтәрүне һәм төбәкнең икътисады үсешен тәэмин итә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International