Казаннан Мәскәүгә пассажирлар йөртү 4,9% ка, ә Санкт-Петербургка 14% ка арткан

2025 елның 14 ноябре, җомга

Мәскәү һәм Санкт-Петербургка ерак арага йөрүче поездлар белән пассажирларны җибәрү 2025 елның гыйнвар-октябрендә Горький тимер юлында уңай динамика саклый. 

Казаннан Россия башкаласы юнәлешендә йөрүче составлардан 10 ай эчендә 645 меңнән артык кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,9% ка күбрәк. Шәһәрләр арасында 17 состав йөри.
 
Түбән Новгородтан бу юнәлештә 1,2 млн нан артык кеше җибәрелгән (+1%). Татарстан башкаласын һәм Мәскәүне 28 туры һәм транзит состав бәйли.
 
Казаннан Россиянең төньяк башкаласы юнәлешендә йөрүче составлардан 10 ай эчендә 63,2 мең кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14% ка күбрәк. Татарстан башкаласы белән Санкт-Петербург арасында 1 состав йөри.

Юл йөрү документларын рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары» ААҖнең рәсми сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ клиентларга ярдәм үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча белергә була (шалтырату Россиянең барлык төбәкләреннән бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International