«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Иске Куак – Куакбаш» автомобиль юлында Куак елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясалган.
Ясалма корылманың озынлыгы 37 м тәшкил итә, исәпләнгән йөкләнеш — А-11, НК-80, пролет төзелеше конструкциясе – корыч-бетоннан.
Объектта монолит тимер-бетоннан, деформацияле җөйләрдән, күпердә һәм юлларда оештырылган су үткәргечләрдән, чистарту корылмаларыннан һәм су агызу лотокларыннан машина йөрү өлешенең плитәсен кору эшләре башкарылган. Моннан тыш, конусларны монолит тимер-бетон белән ныгыту, күпердә һәм якын килү юлларында барлык конструктив катламнары булган юл киемнәре, транспорт иминлеген тәэмин итү чаралары һәм юл хәрәкәтен оештыруның техник чаралары, Җирләрне рекультивацияләү һ. б. чаралар гамәлгә ашырылды.
"Муниципаль районнарда күперләрне торгызу буенча актив эш алып барыла. Ясалма корылмаларның торышын яхшырту төбәкнең транспорт инфраструктурасын үстерә һәм республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов.
Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, генераль проектлаучысы - «МостПроектСтрой» ҖЧҖ, генераль подрядчысы- «СтройМонтаж-Сервис» ҖЧҖ.