Автомобиль юлларының түләүле участокларында йөрү өчен T-pass транспондеры белән түләү уңайлы һәм отышлы

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

«Автодор — түләүле юллар» ҖЧҖ «Автодор» дәүләт компаниясенең түләүле автомобиль юллары челтәренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәтне оештыру буенча операторлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра, шулай ук юл йөрү — транспондерларны теркәүнең t-Pass электрон чараларын тарату буенча эмитент булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы территориясе буенча «Автодор» дәүләт корпорациясенең төп объектларының берсе — М-12 «Восток» трассасы уза, анда тиз, имин һәм уңайлы йөрүне тәэмин итү максатларында «ирекле агым» түләү системасы кертелгән. Шулай ук әлеге система белән җиһазландырылган юл инфраструктурасы объектлары - «Алексеевск-Әлмәт» трассалары һәм Вознесение тракты (2 этап) гамәлгә ашырылды. 

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә «Татдортрансинвест» АО белән берлектә T-Pass транспондерларын үстерүгә һәм куллануны популярлаштыруга ярдәм итүнең уникаль стимуллаштыручы проекты гамәлгә ашырыла, ул барлык тизйөрешле трассалар буенча ирекле хәрәкәт итәргә, юл йөрү өчен вакытында түләргә һәм «Автодор» ДК трассалар челтәре буенча гомуми озынлыгы 5 000 км дан артык булган юлда экономияләргә мөмкинлек бирә.

Гамәлдәге инициатива кысаларында республика халкы ваклап сату бәясеннән 50% күләмендә ташлама белән «Стандарт» серияле T-Pass транспондер сатып алу мөмкинлегенә ия (4 000 сум урынына 2 000 сум), персонификацияләү һәм шәхси счетны 5 000 сумнан да ким булмаган суммага тулыландыру шарты белән. 

Транспондер турында тулырак мәгълүматны «Автодор»ДК сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International