«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Татар Таңсары авылы янында Сарсак елгасы аша күпер реконструкцияләнде.
Күпернең озынлыгы 21,4 м тәшкил итә, пролет төзелеше конструкциясе – тимер-бетоннан, исәпләнгән йөкләнеш-А-14, Н-14.
Күпер корылмасын реконструкцияләү барышында булган күпер конструкцияләрен демонтажлау, терәк диварларын, пролет төзелешен оештыру һ.б. эшләр башкарылды. Моннан тыш, чистарту корылмалары һәм су агызу лотоклары корылган, конуслар һәм өем авышлыклары ныгытылган.
Шулай ук хәрәкәт иминлеген оештыру чараларын тәэмин итү максатларында юл билгеләре һәм киртәләр кую эшләре башкарылды, юл билгеләре ясалды.
Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, проектлаучысы - «МостПроектСтрой» ҖЧҖ, генподряд оешмасы - «ТР күперләре» ҖЧҖ.