Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык төгәлләнеп килә.
1 июньнән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында капиталь ремонт ясау сәбәпле Килдебәк - Иске Икшермә автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла.
Мәскәүдә Евгений Чибирев исемендәге ел саен уздырыла торган “Россия канатлары” ("Крылья России") милли авиация премиясе лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды.
Бүген Казаннан Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсия рейсын үтәүче "Восход-51" тизйөрешле теплоход сайлыкка утырды.
2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар:
1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе яңа туристик маршрут ачып җибәрә. Маршрутның программасы Горький тимер юлы тарихы белән таныштыра һәм мәктәп укучылары өчен исәпләнгән.
Казан каласыннан Turkish Airlines авиакомпаниясе Төркиянең Даламан курорт шәһәренә 27 майдан 194 урынлы Airbus һава суднолары рейсларын яңарта.
1 июнь Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе Татарстан башкаласыннан Төрекмәнстанга беренче даими рейсын җибәрә. Рейс атнаның чәршәмбе көннәрендә Казаннан 18:30 сәг, килеп төшү вакыты 23:30 сәг. Шунысын билгеләп үтик, Россиядә Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән даими авиаэлемтә баглауда бердәнбер һәм әлегә регионнар арасында беренче төбәк булып кала.
1 июньнән Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районында урнашкан Кузайкино - Норлат автомобиль юлында (км 69+200 – км 74+940) транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Юлның әлеге өлешендә 2022 елның 31 июленә кадәр капиталь ремонт барачак. Автомобиль йөртүчеләрдән әлеге юнәлештә алдан ук маршрутларын билгеләүләре сорала.
Түбән Камада «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында велосипед юлларын төзү эшләре алып барыла. Юлның киңлеге 2,2 м, ул Химиклар проспекты буенча Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр һәм Менделеев урамыннан Вахитов проспектына кадәр дәвам итә. Әлеге чаралар велосипедчылар өчен уңайлы һәм имин хәрәкәт итүне тәэмин итәчәк.