Казаннан Төрекмәнстанга яңа авиарейслар билгеләнде

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

1 июнь Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе Татарстан башкаласыннан Төрекмәнстанга беренче даими рейсын җибәрә. Рейс атнаның чәршәмбе көннәрендә Казаннан 18:30 сәг, килеп төшү вакыты 23:30 сәг. Шунысын билгеләп үтик, Россиядә Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән даими авиаэлемтә баглауда бердәнбер һәм әлегә регионнар арасында беренче төбәк булып кала.

Моннан тыш, Ашхабад — Казан — Ашхабад очу программасы да яңартылачак. Ашхабадка рейслар 1 июльдән башлана:

- җомга көннәрендә Казаннан самолет 10:50 сәг күтәрелә, Төрекмәнстан башкаласына 16:20 сәг килеп төшәчәк;

- якшәмбе көннәрендә Казаннан самолет 23:35 сәг кузгала, Төрекмәнстан башкаласына иртәнге 05:05 сәг төшәчәк.

Белешмә: Turkmenistan Airlines («Төрекмәнстан һава юллары») – Төрекмәнстанның милли  авиакомпаниясе. Авиапарк Boeing 777, Boeing 737, Boeing 757 самолётларыннан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International