«Содружество» пассажир компаниясе яңа туристик маршрут ача

2022 елның 27 мае, җомга

1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе яңа туристик маршрут ачып җибәрә. Маршрутның программасы Горький тимер юлы тарихы белән таныштыра һәм мәктәп укучылары өчен исәпләнгән.

Сәяхәт Казан-1 станциясеннән башланып китә, аннан соң туристлар шәһәрара поездда Юдино тукталышына кадәр бара, алга таба - локомотив депосына экскурсия оештырыла. Депо белгечләре поезд составын ремонтлау нечкәлекләре турында, шулай Юдино тимер юлы ноктасы тарихы белән таныштырачак.

Аннан соң сәяхәт «Тимер юлчылар» мәдәният сараенда урнашкан музейга юл алачак, анда мастер – класста катнашырга мөмкин.

Киләсе нокта – балалар тимер юлы. Кунакларны «Салават күпере» поездында кызыклы сәяхәт көтә, тукталышларда фотоларга төшү мөмкинлеге булачак.

Сәяхәт ахырында һәрбер кунакка Мактау грамотасы тапшырылачак «Тимер юл эксперты» дип аталган бүләк Горький тимер юлының 160 еллыгына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International