1 июньнән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында капиталь ремонт ясау сәбәпле Килдебәк - Иске Икшермә автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла.
Юлны төзекләндерү эшләре 2022 елның 1 сентябрендә тәмамланачак.
Автомобиль йөртүчеләргә Байлар Сабасы - Лесхоз, “Байлар Сабасы – Лесхоз” - Олы Нырты, Язлы Арташ - Олы Нырты автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән килешеп урнаштырылган. Машина йөртүчеләрне әлеге юнәлештә маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.