Түбән Камада милли юл проекты кысаларында велосипедта йөрүчеләргә юллар төзелә

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Түбән Камада «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында велосипед юлларын төзү эшләре алып барыла. Юлның киңлеге 2,2 м, ул Химиклар проспекты буенча Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр һәм Менделеев урамыннан Вахитов проспектына кадәр дәвам итә. Әлеге чаралар велосипедчылар өчен уңайлы һәм имин хәрәкәт итүне тәэмин итәчәк.

Искәртеп узабыз, Түбән Камада Химиклар проспектында капиталь ремонт бара - ул Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр ясала, юлның озынлыгы - 1,4 чакрым, финанслау суммасы 234,1 млн сум, Менделеев проспектыннан алып Вахитов проспектына кадәр, участокның озынлыгы 0,54 чакрым, суммасы - 76,9 млн сум.

Шулай ук агымдагы елда Корабельная урамыннан алып Химиклар проспектына кадәр 169 млн сумга 1,2 чакрым озынлыкта капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында өч шәһәр агломерациясендә: Казан - 1 604,2 млн сум, Яр Чаллы - 680,0 млн сум һәм Түбән Кама - 480,0 млн сум акча тоту каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International