Turkish Airlines авиакомпаниясе Казаннан Төркиянең Даламан шәһәренә рейсларын яңарта

2022 елның 27 мае, җомга

Казан каласыннан Turkish Airlines авиакомпаниясе Төркиянең Даламан курорт шәһәренә 27 майдан 194 урынлы Airbus һава суднолары рейсларын яңарта.

Самолетлар атнаша 3 тапкыр сишәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә график буенча очачак:

- Казаннан җылы якка рейс 03:10 сәг күтәрелеп, Даламанга сәг 08:00 килеп төшәчәк;

- Казанга кире кайтучы рейс 08:55 күтәрелеп «Казан» аэропортына 14:10 сәг килеп төшәчәк.

Төркия вакыты Мәскәү сәгате белән туры килә.

Расписание үзгәрергә мөмкин! Авиабилетлар туроператор һәм турагентлыкларда сатыла.

Рейслар санын арттыру өстендә эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International