Татарстанда экологик икеайлык барышында юл буйларыннан 6,5 мең куб.м чүп-чар җыелган

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык төгәлләнеп килә.

Ике айлык барышында автомобиль юллары, ясалма корылмалар, авиация тармагы предприятиеләре һәм Россия тимер юллары территорияләрен җыештыру буенча чаралар оештырылды.

Акция вакытында төбәк һәм федераль әһәмияткә ия булган автомобиль юллары тирәләреннән 6 500 куб. метрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды. Көн саен санитар чистартуда 3578 кеше һәм 216 махсус техника катнашты.

1 апрельдән 1455 кеше җыештыруда өлеш кертте. Әлеге чорда 17 чүплек урыны табылган һәм аларны юк итү өчен тиешле чаралар күрелгән, 40 артык агач утыртылган, 6 яңа контейнер сатып алынган. Җыештырылган территориянең мәйданы 62 мең кв.м. тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International