Норлат районында Кузайкино-Норлат автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

1 июньнән Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районында урнашкан Кузайкино - Норлат автомобиль юлында (км 69+200 – км 74+940) транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Юлның әлеге өлешендә 2022 елның 31 июленә кадәр капиталь ремонт барачак. Автомобиль йөртүчеләрдән әлеге юнәлештә алдан ук маршрутларын билгеләүләре сорала.

Әйләнеп узу өчен Аксубай – Федоровка һәм Чистай - Аксубай – Норлат автомобиль юлы тәкдим ителә. Схема  һәм юл билгеләре ТР буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International