Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 170 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 125 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 180 тонна ком-тоз катнашмасы, 4 тонна тоз тотылды.
29 ноябрьдән яңа график кертелгәнгә кадәр, техник сәбәпләр аркасында, 6925 нче номерлы Кизнер-Казан шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Беренче елын укучы балалар өчен яшь тимер юлчылыкка багышлау чарасы Казандагы балалар тимер юлында уздырылды. Беренче таныклыкларын 250 укучы алачак.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арча – Олы Әтнә» - «Кушлавыч» автомобиль юлының 2 этабына ремонт ясалган, аның озынлыгы 1,486 км. Юл IV техник категориягә туры килә.
Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә тимер юл транспорты объектларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча Куйбышев магистрале хезмәткәрләре һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре акция үткәрде.
Бүген «НефАЗ»ның яңа автобуслары Чаллы шәһәренә пассажирлар йөртү өчен тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Россия транспорт Министрлыгы Хезмәт кодексына балаларны оешкан төркем буларак автобусларда йөртүчеләрнең җаваплылыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән үзгәрешләрне ачыктан-ачык фикер алышуга урнаштырды. Документ Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән эшләнгән.
Горький тимер юлындагы вокзал комплексларына килүчеләр 2024 елның гыйнвар-октябрендә 309 меңнән артык кулланылган савытны эшкәртүгә җибәргәннәр. Икенчел чималның гомуми авырлыгы 10 тоннадан артык.
"Төбәк автомобиль юлларын карап тоту 2023 елда озак вакытка төзелгән гамәлдәге дәүләт контрактлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Федераль автомобиль юллары төзелешенә контрактлар эшләрне 2 ел дәвамында башкаруны күздә тота. Федераль һәм төбәк автомобиль юлларын карап тоту эшләрен 7 подряд оешмасы башкара», - дип хәбәр итте бүген «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында.
Татарстанда юл эшләре Программасының якынча нәтиҗәләре турында, шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында сөйләде. Чарада шулай ук «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәренең тышкы төзекләндерү Комитеты рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов катнашты.