Горький тимер юлындагы вокзал комплексларына килүчеләр 2024 елның гыйнвар-октябрендә 309 меңнән артык кулланылган савытны эшкәртүгә җибәргәннәр. Икенчел чималның гомуми авырлыгы 10 тоннадан артык.
Иң күп пластик шешәләр һәм алюминий банкалар Казан (61,2 мең), Чабаксар (47 мең), Владимир (38,4 мең) һәм Түбән Новгород (32,8 мең) вокзалларында тапшырылган. Фандоматларда тара җайланмалар тутырылганчы саклана, аннары махсус оешмалар көче белән сортларга аерыла, чистартыла, ваклана, шуннан соң яңа товарлар: шешәләр, кием-салым, аяк киеме, мебель һәм башкалар җитештерү өчен кабат кулланыла.
Тапшырылган һәр тара өчен җайланма кулланучыларына бонуслар исәпләнә. Киләчәктә аларны партнер компанияләрдән-эре сәүдә челтәрләреннән, электроника, көнкүреш химиясе, косметика, китап сату кибетләреннән, җәмәгать туклануы предприятиеләреннән, сервис компанияләреннән, онлайн-кинотеатрлардан һ.б. ташламаларга алыштырырга мөмкин.
Бонуслар алу өчен, савытларны тапшырганда, Ecoplatform бонус программасында теркәлгән телефон номерын кертергә кирәк. Горький магистраленең вокзал комплексларында барлыгы 28 фандомат урнаштырылган. Алар Түбән Новгород, Казан, Ижау, Киров, Владимир, Арза шәһәрләрендә урнашкан.