Кизнер-Казан шәһәр яны поездының расписаниесе 29 ноябрьдән үзгәрәчәк

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

29 ноябрьдән яңа график кертелгәнгә кадәр, техник сәбәпләр аркасында, 6925 нче номерлы Кизнер-Казан шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.

Кизнер станциясеннән поезд гамәлдәге график буенча җирле вакыт белән 20.30 да китәчәк. Казан станциясенә 22.27 сәгатьтә киләчәк (6 минутка соңрак).

Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүматны алырга мөмкин:

- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе);

- сайтта https://sodruzhestvoppk.ru;

- "РЖД пассажирларга" мобиль кушымтасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International