Фәрит Хәнифов: «2024 елгы юл эшләре Программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган чараларга 83 млрд сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән»

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстанда юл эшләре Программасының якынча нәтиҗәләре турында, шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында сөйләде. Чарада шулай ук «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәренең тышкы төзекләндерү Комитеты рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов катнашты.

«2024 елгы юл эшләре Программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган чараларга 83 миллиард сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән, шул исәптән 9,0 млрд сум федераль бюджеттан һәм 1,5 млрд сум муниципаль юл фонды акчалары», - дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов.

Министр Татарстан Республикасы территориясендә эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Болар республиканың Яр Чаллы һәм Түбән Кама сәнәгать шәһәрләрен әйләнеп уза торган М-7 «Идел» автомобиль юлы участогы, «Алексеевск-Әлмәт» участогында 144,8 км озынлыктагы «Шәле – Баулы» автомобиль юлын төзү, Сокура бистәсен әйләнеп уза торган «Казан - Оренбург - Акбүләк - Казахстан Республикасы белән чик» федераль трассасын реконструкцияләү, гомуми озынлыгы 24,243 км булган Сокура бистәсен әйләнеп узу һ.б. 

Юл-урам челтәрен ремонтлау буенча өч социаль программа буенча эшләр төгәлләнгән. Торак пунктларда 110 км озынлыктагы вак таш-ком өслекле юл-урам челтәрләре норматив хәлгә китерелгән. Шулай ук торак пунктларның 98 км озынлыктагы асфальт-бетон өслеге ремонтланган. Шул исәптән торак пунктларның 95 км булган юл-урам челтәренә муниципаль юл фонды акчалары исәбеннән ремонт ясалган.

Моннан тыш, фермер хуҗалыкларына 23 керү юлын төзекләндерү, бакча ширкәтләренә гомуми озынлыгы 9,2 км булган 12 керү юлын норматив хәлгә китерү, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр 5 керү юлын төзү эшләре башкарылган.

Республикада «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. 2024 елда милли проектны финанслауның гомуми суммасы 8,3 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән 2,5 млрд сум - Россия Федерациясе бюджеты, 5,8 млрд сум - Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International